«Дөньяви шедеврлар тылсымы»: видео-сәяхәт (12+)

17 февраль көнне «Илһам артыннан…» дигән сәнгатьчә зәвык тәрбиясе программалары кысаларында, 6 нчы санлы китапханәдә «Дөньяви шедеврлар тылсымы» дигән видео-сәяхәт үткәрелде. Хәтта миллиметрына кадәр таныш, өйрәнелгән рәсемнәрнең дә үз серләре бар. Һәр әһәмиятле сәнгать әсәрендә нинди дә булса сер яшеренеп ята. Бүген балалар аларның кайберләрен ачарга тырышып карады. 
Өлкән сыйныф укучылары һәр тәкъдим ителгән рәсемнең барлыкка килү тарихын, кызыклы мизгелләрен һәм үзенчәлекле якларын җентекләп өйрәнде, тикшерде. Параллель рәвештә танылган рәссамнарның биографиясенән кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук балалар игътибарына репродукцияләрдән, сәнгать буенча журнал һәм китаплардан торган «Гаҗәеп серләр» күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
Чара онлайн-викторина белән тәмамланды, анда укучылар үзләренең рәсем сәнгате өлкәсендәге белемнәрен сынап карады һәм иң зур баллны җыярга тырышты.

Поделиться: